Аккорды
Тон: 0
Шрифт: 13
"Яратыгыз" Роберт Миңнуллин суз. Резеда Ахиярова муз.GDGЯратырга килдек без бу җиргә,Cadd9DGЯратмаган йөрәк яналмый;GH7EmЯратмаган йөрәк — йөрәк түгел,CH7EmЯналмаган йөрәк кирәк түгел,—Cadd9DGЯратмыйча безгә ярамый.GDGЯратыгыз туган илебезне,GH7EmЯратыгыз туган телебезне,AmH7EmБернигә дә карамый, —Cadd9DGМәхәббәтсез яшәү ярамый! Яратулар булмый җиңел генә — Күңелләрне мең кат яралый. Тик барыбер яратырга кирәк, Сагышларны таратырга кирәк, — Яратмыйча безгә ярамый. Яратыгыз газиз аналарны, Яратыгыз газиз балаларны, Бернигә дә карамый, — Мәхәббәтсез яшәү ярамый! Яратмаган кеше яратмасын, Андыйларга яну ярамый. Яратырга кирәк Таһир кебек, Яратырга кирәк Зөһрә кебек, — Яратмыйча безгә ярамый! Яратыгыз туган ягыгызны, Яратыгыз сөйгән ярыгызны, Бернигә до карамый, — Мәхәббәтсез яшәү ярамый!